Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге ел саен үткәрелә торган «Проектлы Олимп» дип аталган конкурс уздыра. Ул дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итүгә багышланган. Конкурс озакка исәпләнгән проект булып тора, ул дәүләт секторында проектлы идарә ысулларын киңкүләм гамәлгә кертү максатына эшли. Шуңа нигезләнеп дәүләт хакимияте органнары, һәм шулай ук дәүләт корпорацияләре һәм Россия икътисадына сизелерлек йогынты ясаучы башка оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру күз уңында тотыла.
Конкурсның максаты — проектлы идарәне актив гамәгә кертүче дәүләт секторы оешмаларына булышу, иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру, дәүләт хакимияте органнары, дәүләт корпорацияләре, дәүләт катнашы булган компанияләр һәм үсеш институтлары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итү.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://pmolimp.ru/2016/about.