Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлегенә иҗтимагый контроль механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру сораулары буенча Татарстан Республикасы проект офисының чираттагы утырышы уздырылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Проект офисының Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлегенә иҗтимагый контроль механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру турында Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру сораулары буенча чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләре һәм әлеге .юнәлеш буенча эш планы каралды.

Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыруга багышланган барлык кызыксындырган материаллар белән  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында, «Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандарты» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча барып танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/materiali-po-realizatsii-standarta-razvitiya-626238.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International