«Кече һәм урта эшкуарлыкның Кама кластерлы үсеше үзәге» АКБО (Кама КҮҮ) каршында төзелгән машина төзелеше кластерында катнашучы предприятиеләр 2016 елның 11-14 июле көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә уздырылачак «Иннопром-2016» 7нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачаклар.
Күргәзмәдә «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының берләштерелгән экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составына түбәндәге оешмалар кертелгән: ИННОКАМ, Кама КҮҮ, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры, машина төзелеше кластерында катнашучы предприятиеләр («Тиссан» ҖЧҖ, «КАМА» Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Яр Чаллы кран заводы» ААҖ).