Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Югары бизнес мәктәбе (КФУ) белән берлектә LondonBusinessSchool профессоры Ричард Джолли катнашында «Хөкүмәт», «Бизнес» һәм «Фән» юнәлешләре буенча тыңлаучыларның өч төркеме өчен ике көнлек белем бирү семинары уздырды.
Бүген РФ Президенты каршындагы Икътисади Советның эш төркеме утырышыннан соң Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Төркия банклары вәкилләре - Зираат Банкы Президенты Әхмәт Җамал Йылдырым һәм Кредит Европа Банкы Өлкән Вице-президенты Вердиев Асәд Йылмазулы белән очрашу уздырды.
«ТЭСК» ЧҖЧнең «Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыру» инвестиция проекты «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә рөхсәт бирелде. Карар «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявканы карау буенча Комиссиянең чираттагы утырышында кабул ителде.
2016 елның маенда Россиядә беренче тапкыр старт алган Россия Сбербанкының һәм Google компаниясенең «Бизнес-класс» проекты , Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уңышлы дип танылды. Бу хакта Сбербанк башлыгы Герман Греф РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләде.
Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 1 февральдә «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2016 елда төп эш нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары турында» йомгаклау коллегиясе булды.
2017 елның 1 гыйнварыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве турында белешмә бирү бетерелде. Юридик затны, шәхси эшмәкәрне, крестьян (фермер) хуҗалыкларын теркәгәндә дәүләт теркәве турында таныклык урынына ЕГРЮЛ яисә ЕГРИП – ярашлы реестр кәгазе бирелә.
Казанда 2017 елның 8еннән 10 февраленә кадәр «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ГАУ мәйданчыгында «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара форумы - II InternationalForum «IntellectualPropertyandEconomyofRussianRegions» (IP&ERR’2017) була.
2017 елның 1 февраленнән Россия Федерациясенең һәр гражданинының Ерак Көнчыгышта 1 гектарга кадәр мәйданда җир участогын бушлай алуга хокукы бар. Участоклар бирү тәртибе 2016 елның 1 маенда «Ерак Көнчыгыш федераль округы составына кергән территорияләрдә урнашкан, муниципаль һәм дәүләт милкендә булган җир участокларын гражданнарга бирү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 119нчы-ФЗ Федераль законында билгеләнгән.
Владимир Путин 2017 елның гыйнварында Хөкүмәт әгъзалары белән уздырылган утырышта йөкләмәләр исемлеген раслады. Документта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм региональ власть органнарына, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр (алда – МФЦ) эше өлешендә кайбер йөкләмәләр бирелгән.
Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә кече һәм урта бизнесны тикшерә торган чек-кәгазьләр эшләү буенча гомуми таләпләр расланган карар проектын җибәрде. Әлеге проект контролерлар ягыннан эшмәкәрләргә административ киеренкелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән