Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиаәхмәтов ТР тарифлар буенча Дәүләт коллегиясенең йомгаклау коллегиясендә катнашты

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 1 февральдә  «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2016 елда төп эш нәтиҗәләре һәм  2017 ел  бурычлары турында»   йомгаклау коллегиясе булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов чыгыш ясады. Ул 2016 елда 9 меңнән артык тариф карары һәм торак–коммуналь хезмәтләргә түләү региональ стандартларының 120 меңнән артык күрсәткече кабул ителүне билгеләде.

«Тарифлар билгеләгәндә Дәүләт комитеты тарафыннан оешмаларның икътисади нигезләнгән чыгымнары гына исәпкә алынды. Тарифларны дәүләт көйләвеннән гомуми икътисади эффект, ягъни  тариф карарлары кабул иткәндә көйләнгән оешмаларга Дәүләт комитеты киметкән чыгым суммасы 18 млрд сумм булды», – дип сөйләде үзенең докладында рәис.

Алда законнарда планлаштырылган үзгәрешләр турында Александр Сидякин чыгыш ясады, ә аннан соң үз эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән  «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләймәнов, «Челтәрле компания» ААҖ  һәм  «Осиново җылылык белән тәэмин итү  компаниясе»нең гендиректоры урынбасарлары Наталья Назарова һәм Андрей Ниясов   уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, эффектив булмаган идарә алып барган барлык дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрнең торак–коммуналь хуҗалыгы объектларын концессион килешүләр нигезендә шәхси операторлар идарәсенә күчерү чаралары    конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә  ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелде.

Конкуренция үсеше Стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарларында конкуренция үсеше шартларын төзүгә, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген  булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимул булдыруга һәм административ барьерларны бетерүгә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2014 елның 6 маендагы  799-р Күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма властенең вәкаләтле органы булып тора.

Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат «Конкуренцияне  үстерү» бүлегендә - http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm  урнаштырылган.

Өстәп шуны әйтәбез, узган коллегия турында җентекле мәгълүмат белән Дәүләт комитетының  «Дәүләт комитеты турында» бүлекчәсендә - «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Коллегиясе»:http://kt.tatarstan.ru/rus/2017-god.htm танышырга була  .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International