2017 елның 1 февраленнән Россия Федерациясенең һәр гражданинының Ерак Көнчыгышта 1 гектарга кадәр мәйданда җир участогын бушлай алуга хокукы бар. Участоклар бирү тәртибе 2016 елның 1 маенда «Ерак Көнчыгыш федераль округы составына кергән территорияләрдә урнашкан, муниципаль һәм дәүләт милкендә булган җир участокларын гражданнарга бирү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 119нчы-ФЗ Федераль законында билгеләнгән.
Закон гражданнарга үзләрен күрсәтүдә максималь ирек бирүне күздә тота. Моның өчен җир участокларын бирүнең принципиаль яңа моделе тәкъдим ителә: гражданин участокны үзе сайлап алып, анда Россия законнары буенча рөхсәт ителгән теләсә нинди эшчәнлек алып бара ала.
Ерак Көнчыгышта бушлай җир участогы алуга гаризаны Интернет аша – НаДальнийВосток.РФ Федераль мәгълүмат системасы сайты ярдәмендә бирергә була, анда участоклар бирү шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат та бар.
2017 елның 1 февраленнән «Дальневосточныйгектар»ны алу өчен шулай ук бөтен Россия буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә була. МФЦ белгечләре әлеге мәсьәлә буенча консультация һәм программа сайтында клиент компьютерларын кулланып электрон гариза тутырырга булыша алачак. Болардан тыш, МФЦда гаризаны кәгазь формасында тутыру мөмкинлеге дә бирелә.
МФЦ адреслары һәм эш режимы турында мәгълүматны uslugi.tatarstan.ru/mfc.сайтыннан ачыкларга була