Артём Здунов Мәскәүдә Төркия банклары вәкилләре белән очрашу уздырды

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген РФ Президенты каршындагы Икътисади Советның эш төркеме утырышыннан соң  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Төркия  банклары вәкилләре  - Зираат Банкы Президенты Әхмәт Җамал Йылдырым һәм Кредит Европа Банкы Өлкән Вице-президенты Вердиев Асәд Йылмазулы белән очрашу уздырды.

Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән  «Гебзе» Оештырылган сәнәгать зонасы һәм кредит учреждениеләре белән  Татарстан Республикасына төрек инвестицияләрен җәлеп итү өчен кредит линиясен ачу буенча өч яклы килешүне карау булды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы һәм  «Гебзе» Оештырылган сәнәгать зонасы арасында кул куелган меморандум кысасында эш алып баруны дәвам итә http://mert.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/803421.htm .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International