2016 елның маенда Россиядә беренче тапкыр старт алган Россия Сбербанкының һәм Google компаниясенең «Бизнес-класс» проекты , Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уңышлы дип танылды. Бу хакта Сбербанк башлыгы Герман Греф РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләде.
«Иң беренче шуны әйтергә телим, былтыр без Татарстанда Google компаниясе белән берлектә кече бизнес вәкилләрен укыту буенча эксперимент уздырдык. Яңа технологияләргә бәйле ниндидер яңа продуктларны тәкъдим иткәнче башта аннан куллану дәрәҗәсен арттыру мөһим. Бу бик әйбәт барып чыккан эксперимент булды. Без программада Татарстаннан 2–3 мең кече эшмәкәр катнашыр дип уйладык, әмма республика Президенты программага зур кызыксыну күрсәтте, ул көн саен барлык муниципаль берәмлекләрдән кече бизнесның катнашуын контрольдә тотты һәм нәтиҗәдә уку программасы аша 15 меңгә якын кече эшмәкәр узды. Программа без көткәнгә караганда артыгы белән күләмле килеп чыкты».
«Бизнес класс» проекты – бу күп темалар буенча материаллар өйрәткән онлайн-порталдан торган адымлы программа һәм башлап җибәргән эшмәкәрләрне өйрәтүгә дә һәм яшәп килгән бизнесны үстерүгә дә юнәлтелгән арадаш тестлар да.
Программага ноябрь ахырында нәтиҗә ясалды. Программаны иң яхшы 200 өйрәнүчесенә тәмамлау турында сертификатлар һәм шулай ук төрле санлы бушлай сервислар бүләк ителде.
«Беренчедән, бу эш башлап җибәргән кече эшмәкәрне өйрәтү программасы. Болар бизнес-план исәпләүләренә, салым законнары нигезләренә, бухгалтерлык исәбенә, персонал наймына, хезмәт законнарына һәм башкаларга кирәкле һәм бәйле башлангыч белем һәм инструмент булып тора. Бу стартаплар дип аталучылар өчен махсус кейс та. Безнең анализ буенча базарның буш өлешен табуда ярдәм итү. Һәм икенче өлеше – үсеш хәлендәге берничә дистә хезмәткәре булган кече бизнес өчен – боларның барысы да маркетингка, яңа базарга чыгуга, чыгымнар контроленә, бизнес-планлаштыруга, экспортка чыгуга бәйле, ягъни кече эшмәкәрләр очраша торган сораулар спектры».
Герман Греф Татарстанда программаның уңышлы гамәлгә ашырылуына бәйле рәвештә: «быел без Google компаниясе белән сөйләшеп, аны тарату турында килештек. 11 регионга дип уйлаган идек, әмма Игорь Шувалов бездән тагын да киңрәк эшләүне сорады» дип билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, теләүче һәркем бүгеннән үк үз бизнесын оештыру һәм үстерү буенча укый башлый ала, моның өчен катнашучылар www.business-class.pro сайтында теркәлә ала.