Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2017 елның 24 гыйнварында шәһәр төзелеше өлкәсендә артык һәм бер–берсен кабатлый торган процедураларны юкка чыгару өчен "Торак төзелеше өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү турында" 53нче карары кабул ителде.
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО республика экспортын яклау үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен «FoodexpoKyrgyzstan 2017» Халыкара азык–төлек сәнәгатенең махсуслаштырылган беренче күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 11еннән 13 апрельгә кадәр Бишкек шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) була
2017 елның 7 апрелендә Мәскәүдә үз өлкәләре лидерлары турында җәмәгатьчелек арасында мәгълүматны системалаштыруга, бүләкләүгә һәм таратуга, шуның белән ил икътисадын үстерүгә юнәлтелгән «Россия 2017 өчен иң яхшысы» форумы узачак. «Россия өчен иң яхшысы» форумы үз программасына Россиянең яхшы киләчәген төзү өчен көч куйган власть органнарын, бизнесны, коммерция булмаган оешмаларны һәм берләшмәләрне берләштерә.
Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, шулай ук Россия ФНСның салым түләүчеләрне исәпкә кую тәртибе турында берыгы гамәлгә кертелүгә бәйле рәвештә 2017 елның 1 гыйнварыннан түбәндәге үзгәрешләр кертелә.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре 2017 елның 14еннән 16 мартка кадәр булачак «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил регионнары» кече һәм урта бизнесның XI Петербург Партнериатында катнашырга чакырыла.
Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-декабренә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисади үсешенә айлык рейтингы ясалды.