«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» (алда Фонд) коммерция булмаган оешма "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында" 2007 елның 24 июлендәге 209–ФЗ Федераль законның 15,2нче статьясындагы 6нчы өлешенә ярашлы рәвештә 2017 елның гыйнварында Фондның 7 868,0 мең гомуми суммасында 14 поручительлек бирүе турында хәбәр итә. Ярдәм алган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары исемлеге кушылып бирелә
Россия Федерациясе Хөкүмәте информацион аралашу барышында документларны электрон төрдә алмашу кагыйдәсенә үзгәрешләр кертте (2017 елның 24 гыйнварындагы 63нче карары белән).
Бүген Казан ратушасында «түгәрәк өстәл» эш режимында Эшмәкәр йортын төзү концепциясе каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы операцион эшчәнлеген туктаткан банклар клиентлары – эшмәкәрләр өчен «Тотрыклылык» ташламалы программасы буенча микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО эш графигы үзгәрү турында хәбәр итә. Микрозаймнар бирүгә гаризалар кабул ителә: дүшәмбе - җомга 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә 8.00дән 17.00гә кадәр, якшәмбе – ял көне. Телдән мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр өчен «Кайнар линия» (843) 524-90-90 – көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендә эш төркеменә беркетелгән Россия Федерациясенең федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысасында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсен карау һәм шулай ук «ИнноКам» инновацион-производство аерымланган территориаль үзәген төзү Концепциясе проектларын һәм чараларын карау буенча 14нче эш төркеменең утырышы булды.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ») эшли.
Дәүләт власте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук 2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
2 февральдә икътисад министры Артём Здунов «Структур реформалар һәм тотрыклы икътисади үсеш приоритетлары» юнәлеше буенча Алексей Кудрин рәислегендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисади совет эш төркеменең дүртенче утырышында катнашты. Утырышның темасы — «2024 елга кадәр бюджет сәясәтен чикләүләр һәм озак вакытлы перспективага бурычлар».
2017 елның 15-16 сентябрендә Россия Федерациясе субъектларының балансланган социаль икътисади үсешен тәэмин итүгә, регионнарның социаль-икътисади торышында регионара дифференциацияләнгән дәрәҗәне кыскартуга һәм яшәү сыйфатына юнәлтелгән «Россия регионнары үсешенең иң яхшы практиклары» форумы булачак.