«ТЭСК» Инвестиция проектын «Яр Чаллы»ТОСЭР резидентына кертүгә рөхсәт бирелде

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

«ТЭСК» ЧҖЧнең «Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыру»  инвестиция проекты  «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә рөхсәт бирелде.  Карар  «ЯР Чаллы»  ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявканы карау буенча Комиссиянең чираттагы  утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы икътисад министры   Артём Здунов әлеге проектның импортны алмаштыра торган һәм зур экспорт потенциалы буларак каралуын билгеләде. Проект югары бүлү продукциясен җитештерүне оештыруга юнәлтелгән. СИП өчен асылмалы линия арматурасы Россия базарында  4 млрд. суммасында бәяләнә. Шул ук вакытта чимал һәм материал белән тәэмин итүчеләр -  россиялеләр, шул исәптән  республиканың Нижнекамскнефтехимы һәм КВАРТ.

«ТЭСК» ЧҖЧнең инвестиция проекты Яр Чаллы шәһәренең алдан баручы социаль-икътисади үсеше территориясендә 0,4 кВ киеренкелектәге үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыруга юнәлтелгән.

Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргеч өчен асылмалы линия  арматурасы  – бу һава магистрале һәм  электр бүлү  челтәрләре үткәргечләрен кирәкле дәрәҗәдә  тартып торган җайланмалар җыелмасы.

Инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысасында капитал салу күләме    125,7 млн сум (НДСсыз) тәшкил итәчәк. Капитал салуны финанслау  чыганагы  шәхси һәм заем акчалары булыр дип көтелә.

Проектны гамәлгә ашыру кысасында 36дан ким булмаган эш урыны булдыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә «ТЭСК» ЧҖЧ төзүгә регионда инвестиция климатының уңай, салым салуның (ТОСЭР) ташламалы режимын куллану мөмкинлеге, регионның квалификацияле кадрлар белән  яхшы тәэмин ителгәнлеге һәм шулай ук аренда өчен заманча җитештерү мәйданнары  булу сәбәп булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International