МФЦда яңа үрнәктәге чит ил паспортларын тутыру срогы күчерелде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Владимир Путин 2017 елның гыйнварында Хөкүмәт әгъзалары белән уздырылган утырышта йөкләмәләр исемлеген раслады. Документта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм региональ власть органнарына, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр  (алда – МФЦ) эше өлешендә кайбер йөкләмәләр бирелгән.

Аерым алганда, аларның берсе МФЦда Россия Федерациясе гражданинының яңа үрнәктәге чит ил паспортларын ясау һәм бирү буенча хезмәт күрсәтү срогын күчерү булып тора. Башта  2017 елның 1 февраленнән хезмәтне 100 мең кешедән торган торак пунктларда урнашкан МФЦда күрсәтү каралган булса, ә 2018 елдан  50 мең кеше яшәгән торак пунктларда да күрсәтеләчәк.

Басылып чыккан документка ярашлы рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2017 елның 15 октябренә кадәр биналарга һәм җиһазларга кагылышлы техник таләпләрне исәпкә алып, МФЦда әлеге хезмәтләрне оештыру буенча чараларны үтәүне тәмамлау йөкләнгән.

Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 28 гыйнварындагы йөкләмәләре исемлеге белән түбәндәге сайт аша танышырга була: http://www.kremlin.ru/acts/assignments/orders/53791.

 МФЦда Россия Федерациясе гражданинының яңа үрнәктәге чит ил паспортларын бирү буенча хезмәтләр күрсәтелә башлау сроклары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасы МФЦда   Россия Федерациясе гражданинының иске үрнәктәге гомуми гражданлык паспортларын һәм чит ил паспортларын бирүгә гаризалар һәм документлар кабул итү оештырылды.

МФЦ офислары күрсәтә торган хезмәтләр, адреслары һәм эш режимы турында җентекле мәгълүмат  uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International