Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Югары бизнес мәктәбе (КФУ) белән берлектә LondonBusinessSchool профессоры Ричард Джолли катнашында «Хөкүмәт», «Бизнес» һәм «Фән» юнәлешләре буенча тыңлаучыларның өч төркеме өчен ике көнлек белем бирү семинары уздырды.
LondonBusinessSchoolдә оештыру тәртибе мәсьәләләре буенча адъюнкт-профессор Ричард Джолли лидерлык өлкәсендә әйдәп баручы дөнья экспертларының берсе булып тора. LondonBusinessSchoolдә профессор «Лидерлык», «Кешеләр һәм компанияләр белән идарә итү», «Властька юл» һәм шуның кебек башка фәннәрне укыта. Ричард Джолли LondonBusinessSchoolнең иң яхшы укытучысының берсе булып күп тапкыр танылган. Ул Barclays, Carlsberg, Clariant, Danone, DeutscheBank, Ernst&Young, IBM, KuwaitPetroleum, Linklaters, Lufthansa, Nestle, Nordea, Orascom, Procter&Gamble, PwC, Roche, SABIC, Sberbank, Telenor, WorldEconomicForum кебек Халыкара компанияләр белән актив хезмәттәшлек итә.
Семинар лидерлык дәрәҗәсен белүне, Татарстан Республикасы власть органнары җитәкчеләренең белем бирү һәм фәнни берләшмәләренең әйдәп баручы һәм шулай ук республиканың алдынгы предприятиеләре вәкилләре белән үзара аралашу дәрәҗәсен бәяләүгә юнәлтелгән.
Хөрмәтле кунак заман лидерлыгы үзенчәлекләрен билгеләде, мисаллар китерде. Ричард Джолли коллективларда хезмәткәрләр белән җитәкчеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә җентекләп тукталды. Лектор шулай ук лидерлык кебек сыйфатның буыннарга бәйле рәвештә үзгәрүен мисаллар белән күрсәтте. Лекция ахырында профессор залдан бирелгән сорауларга җавап бирде.