ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте 2030 елга кадәр чорга "Россиядә эшләнгән" милли бренды белән Россия продукциясен чит илгә чыгару программасын раслады.


9
март, 2025 ел
якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең эшегез республиканың тотрыклы үсешендә төп роль уйный, иң амбициоз проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруның нигезе булып тора.


8
март, 2025 ел
шимбә

Татарстанда 2025 ел башына 110 меңнән артык шәхси эшкуар эшчәнлек алып бара, шуларның 46 меңгә якыны – хатын-кызлар. Татарстанда үзмәшгуль буларак 142 меңнән артык хатын-кыз теркәлгән. Бизнеста хатын-кызларның активлыгына, шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты һәм аның составындагы федераль проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган, дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә. 


7
март, 2025 ел
җомга

2023 елдан Россиядә интеллектуаль милек залогына ташламалы кредитлау программасы гамәлдә. Бүген финанслауга Мәскәү һәм Татарстан Республикасы эшкуарлары өмет итә ала. Бүгенге көнгә мәскәүлеләр 1,13 млрд.сумнан артык акча алган, ә 2024 ел ахырында старт алган Татарстан вәкилләре патентлар һәм товар билгеләре залогына 40 млн.сумлык биш кредитны берләштергән инде. 


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 6 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында партнерлык финанслары буенча эшчәнлек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү буенча Экспертлар советының дүртенче утырышы булды.

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасының коллектив стенды составында халыкара күргәзмәләрдә бушлай катнашуга экспортерлардан гаризалар кабул итүне игълан итә. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

2025 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов эш визиты белән республиканың Әтнә муниципаль районында булды.


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең барлык аспектларын үз эченә алган җентекле презентация материаллары әзерләнде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2025 елның 12 мартыннан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Төбәк әһәмиятендәге «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы турында» 29.01.2004 ел, №41 карарына экспертиза үткәреләчәк.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында 13 номинациядә сайлаячаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International