Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәне раслау турында» 29.09.2021 ел, № 922 карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» карары проекты буенча өстәмә гавами консультацияләр уздыру турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү өчен җиһазлар җитештерүче «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында алга таба үсеш өчен ташламалы шартларда кредит оешмасында займ рәсмиләштерә алды.
Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында уза. Бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән укыту программасының икенче агымы 50 кешене җыйды.
9-12 март көннәрендә төбәк проект офислары хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе субъектлары матбугат хезмәтләре командалары өчен «Сенеж» идарәсе остаханәсе белән берлектә «Яңа илкүләм проектлар: гомуми киләчәк өчен нәтиҗәле коммуникацияләр» исемле турыдан-туры белем бирү чарасы үткәрелде.
2025 елның 14 мартында "Казаноргсинтез" директорлар советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Казанда «СИБУР» компаниясенең сәнәгать мәйданчыгы эчендә урнашкан модернизацияләнгән торбалар производствосын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
2025 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты һәм икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А.Топилин һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы Рәисенең кече һәм урта эшкуарлык буенча беренче урынбасары А.Г.Когогин катнашында киңәшмә узды
Татарстан яшьләр эшкуарлыгының «Создай Наше» федераль конкурсына кергән гаризалар саны буенча ил төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Хөрмәтле Яков Вениаминович!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән сезне 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
2 апрельдә «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы кысаларында республика бизнесы өчен конференция узачак, анда Россиянең иң эре энергетика компаниясе үз тәэмин итүчеләренә карата таләпләр җиткереп, республика бизнесыннан тәкъдимнәр белән танышачак.
2025 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә тармак министрлыклары һәм республиканың Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы социаль өлкәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру иде.