Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда 190 меңләп хатын-кыз шәхси эшкуарлык яки үзмәшгульлек эшчәнлеге алып бара

2025 елның 8 марты, шимбә

Татарстанда 2025 ел башына 110 меңнән артык шәхси эшкуар эшчәнлек алып бара, шуларның 46 меңгә якыны – хатын-кызлар. Татарстанда үзмәшгуль буларак 142 меңнән артык хатын-кыз теркәлгән. Бизнеста хатын-кызларның активлыгына, шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты һәм аның составындагы федераль проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган, дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә. 

«Татарстанда 190 меңгә якын хатын-кыз шәхси эшкуарлык яки үзмәшгульлек эшчәнлеге алып бара. Эшкуар хатын-кызлар креатив индустрияләрдә, инновацияләрдә, технологик чишелешләрне үстерүдә, социаль һәм гаилә бизнесында актив катнашалар. Һәм безнең бурыч әлеге активлыкка ярдәм итү һәм стимуллаштыру, дәүләт программалары һәм инициативалары кысаларында бизнесны башлап җибәрү, үстерү һәм киңәйтү өчен инструментлар һәм белем бирү», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проект чаралары һәм дәүләт ярдәме программалары нәтиҗәсендә Татарстан эшкуарлары үз проектларын уңышлы башлап җибәрү һәм акселерацияләү өчен кирәкле ресурслар һәм белемнәр ала. Халыкара хатын-кызлар көне көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы эшкуарлыкта хатын-кызларның «уңыш тарихлары» белән уртаклашты.

Бизнеста хатын-кызлар традицион рәвештә социаль, бьюти, мәгариф кебек үз проектларын гамәлгә ашыру өчен сайлый торган өлкәләр бар, әмма вектор үзгәрә һәм икътисадның барлык тармакларында, шул исәптән җитештерү секторында да хатын-кыз эшкуарлар саны арта. 

Шундый мисалларның берсе – Роза Астафьева җитәкләгән "Смарткем" ҖЧҖ тарихы. Компания сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен химик чималны дистрибьютер һәм импортлаучы булып тора. Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә җитештерүче яңа тышкы базарларны үзләштергән, шулай ук йөкләрне ташу вакытында логистик чыгымнарны 3% ка киметкән. 

Креатив индустрияләр бизнесын үстерү үрнәге итеп Алексеевск нәфис туку фабрикасын атап була. Инициативалы хатын-кызлар җитәкчелегендә рус бизәк тукучылыгы традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга ирешелгән. Грантлар рәвешендәге дәүләт ярдәме һәм халыкара профильле күргәзмәләрдә фабриканы актив алга җибәрү нәтиҗәсендә җитештерү дистрибьюция линиясен үстергән. Шулай ук яңа җиһазлар сатып алынган, алар җитештерелә торган продукция күләмен 15% ка арттырырга мөмкинлек биргән. 

Шәхси эшкуар Зимфира Юнысова парфюмерия һәм косметика чаралары җитештерүне уңышлы үстерә. Дәүләт ярдәме белән эшкуар экспорт эшчәнлеген башлый һәм Казахстан базарын үзләштерә. Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә ул тышкы икътисадый эшчәнлек алып бару өчен кирәкле салым салу һәм валюта җайга салу принципларын өйрәнгән. 

Дәүләтнең һәрьяклы ярдәме Татарстан хатын-кызларына үз бизнес-идеяләрен тормышка ашырырга һәм төбәкнең икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International