Хөрмәтле Татарстан геодезиясе һәм картографиясе хезмәткәрләре!

2025 елның 9 марты, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең эшегез республиканың тотрыклы үсешендә төп роль уйный, иң амбициоз проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруның нигезе булып тора.

Нәкъ менә сезнең осталыгыгыз, детальләргә игътибарыгыз һәм югары профессионализмыгыз аркасында Татарстанда торак төзелеше, юл инфраструктурасы, сәнәгать һәм социаль объектлар уңышлы үсеш ала. Сезнең төгәл үлчәүләрегез һәм сыйфатлы картографик материаллар безгә территорияләрне нәтиҗәле үзләштерергә, республикабыз халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән стратегик бурычларны планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Көндәлек хезмәтегез, эшкә җаваплы каравыгыз һәм Татарстан икътисадына зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри казанышлар һәм мөһим һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим!

Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International