«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасының коллектив стенды составында халыкара күргәзмәләрдә бушлай катнашуга экспортерлардан гаризалар кабул итүне игълан итә. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Илкүләм проект буенча күрсәтелә торган хезмәтләр күргәзмә мәйданын арендалауны финанслауны, стенд төзүне, өстәмә җиһазлар арендалауны, теркәү кертемнәрен түләүне үз эченә ала.
Татарстан эшкуарларын 2025 елда киләсе махсуслаштырылган күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар:
Күргәзмәләрдә катнашу экспортерларга потенциаль партнерлар белән элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр ясарга һәм булачак дистрибьюторларның эш үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итә.
Эшкуарлар үз катнашучысының очышын, яшәвен һәм туклануын гына мөстәкыйль түлиләр.
Күргәзмәдә катнашуга гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама буенча бирергә мөмкин: https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/tatarstan/86/form/?companyId=296037
Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.