Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2025 елның 12 мартыннан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Төбәк әһәмиятендәге «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы турында» 29.01.2004 ел, №41 карарына экспертиза үткәреләчәк.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны күрсәтелгән норматив хокукый актка экспертиза кысаларында гавами консультацияләрдә катнашырга чакырабыз.
Гавами консультацияләр үткәрү вакыты – 2025 елның 12 мартыннан 11 апреленә кадәр.
Анда эшкуарлык һәм бүтән икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала:EV.Filippova@tatar.ru.