2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Ел җитәкчесе-2023» республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сатуны киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Минем бизнес» региональ үзәге составына керүче «ЦКР «ИННОКАМ» АКО һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ ярдәме белән Чаллыда Машина төзүчеләрне тәэмин итүче көнен уздырды. Чарада 150 эшкуар катнашты.
2023 елның 19 декабрендә Казанда мәктәп хәйрия ярминкәсе узачак. Үз товарларын һәм хезмәтләрен «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар — республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 120 яшь эшкуар тәкъдим итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында 8 проект хупланды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Чаллы-Экспо» күп тармаклы форумы кысаларында 14 декабрьдә Чаллы һәм республиканың якын-тирә районнары эшкуарлык берләшмәсе өчен бизнесны үстерүгә финанс һәм инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак.
14 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Экспортка ярдәм итү үзәге «Төркия базары: тәҗрибә һәм яңа мөмкинлекләр» дигән түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Республиканың беренче чираттагы ярдәм чаралары комплексыннан Чаллыдан Гараж-500 бинасында чыккан янгыннан зыян күргән эшкуарлар инде файдалана алалар.
Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны 174 тапкырга арткан. Алар 56 меңнән артык онлайн-кибет теркәгән, аларның керемнәре, эксперт бәяләмәләре буенча, 2023 елда 60 млрд сумнан артып китәчәк. Базарда конкуренция үскән саен, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа базар урыннары эзләү мәсьәләсе беренче планга чыга.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы тематикага белем бирү семинары узды.
Кичә Чаллы шәһәре мэриясендә «Гараж-500» арендаторлары белән очрашу узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов зыян күргән эшкуарлар ярдәм итүнең беренче чираттагы республика комплексы турында сөйләде. Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ташламалы микрозаймнар биреләчәк, ә кредитлар рефинансланачак.