Татарстанда 13 номинациядә иң яхшы экспортерларны сайлап алачаклар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында 13 номинациядә сайлаячаклар. 

Лауреатлар республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәкләр, шулай ук приз сыйфатында шәхси стендлы халыкара күргәзмәдә катнашачаклар.

Конкурс Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 

Чара кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә һәм экспортерларның алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән. 

Быел катнашуга гаризалар түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә: 

  • Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер; 
  • Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы экспортер; 
  • АСК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә иң яхшы экспортер; 
  • Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер; 
  • Ел ачышы; 
  • Иң яхшы хатын-кыз-экспортер; 
  • Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер.   

Өстәмә номинацияләр: 

  • Экспортның иң экзотик иле; 
  • Экспортның иң зур географиясе; 
  • Иң яхшы гаилә экспорт компаниясе; 
  • Яңа экспорт продукты; 
  • Социаль эшкуарлык өлкәсенең иң яхшы экспортеры;  
  • Креатив индустрияләр өлкәсенең иң яхшы экспортеры. 

Югары уку йортлары студентлары өчен экспортер компаниясе кейсы карары буенча аерым номинация билгеләнгән. Әлеге номинация буенча проектлар электрон почта адресына «Экспортер кейсы» тамгасы белән  4 нче кушымтадагы форма буенча кабул ителә: tatexport@yandex.ru.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашуга Татарстан экспортерлары чакырыла, искәрмә – 2024 елгы конкурста җиңүче предприятиеләр. Шулай ук конкурсант-предприятие конкурсның бер номинациясендә генә катнаша ала. 

Узган ел конкурска 270 гариза кергән. Җиңүчеләр 13 номинациядә билгеләнгән. 7 төп җиңүче күргәзмәдә приз сыйфатында шәхси стендлы халыкара күргәзмәдә катнаштылар.

Гаризаны 2025 елның 24 мартына кадәр түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: http://exportergoda-rt.ru/ . 

Катнашу мәсьәләләре буенча телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: +79179324851, +79872700691.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International