ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында видео-трансляция тәртибендә чираттагы киңәшмә уздырды. Кичә Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Зеленодольск районнары башлыклары үзләренең ведомствоара эшче төркем хисапларын тапшырды.

15 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис чорында үз бизнесыңны онлайнга ничек күчерергә» дигән онлайн-дәрес узачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге дәрес – республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан аның ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә эшләтеп җибәрелгән, «Фабрика PRO: Антикризис» түләүсез курсы кысаларында планлаштырылган 25 дәреснең бишенчесе.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

 

«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 нче апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы онлайн-тәэминат оештыруга багышланачак. 2020 елның 6 нчы апреленнән 27 нче апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес узачак.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

8 нче апрельдә «Язгы навигатор» онлайн-конвенты кысаларында НТИ 2.0 дигән зур форсайт башланып китте, ул Илкүләм технологик инициативаның яңа базарларын яңарту һәм эшләтеп җибәрү өчен махсус туклану, белем бирү, геймификация, климат экосистемалары белән идарә итү методикасы буенча, шулай ук төзелештә заманча алымнар куллану өчен дә платформа булып хезмәт итәчәк.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның мартында республикада куллану бәяләре индексы 2019 елның декабренә карата 101,1% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек товарларына – 101,7%, азык-төлек булмаган товарларга – 100,8%, хезмәтләр күрсәтүгә – 100,7%.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыять вакытында кече һәм урта бизнес вәкилләренә юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачкан.

Яңа коронавирус йогышының алга таба таралуын  чикләү буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, Татарстан Икътисад министрлыгы гражданнарны кабул итү тәртибен онлайн-режимга күчерә.

Татарстанның 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча эш төркемнәре  эшли. Бу атнада Түбән Кама, Яңа Чишмә, Әлмәт, Әгерҗе, Югары Ослан, Бөгелмә һәм Мамадыш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады. 


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар, бу документта сез коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль ярдәм чаралары исемлеге белән таныша аласыз (норматив хокукый актлар федераль башкарма хакимият органнарында раслану стадиясендә).

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Инженерлык эзләнүләрен башкару, архитектура-төзелеш проектларын гамәлгә ашыру һәм биналар, корылмалар төзү өчен кирәкле срокны билгеләү турында» 2015 елның 27 февралендәге 137/пр номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International