ТР Икътисад министрлыгында гражданнар онлайн-режимда кабул ителәчәк

2020 елның 10 апреле, җомга

Яңа коронавирус йогышының алга таба таралуын  чикләү буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, Татарстан Икътисад министрлыгы гражданнарны кабул итү тәртибен онлайн-режимга күчерә.

Гражданнарны кабул итү читтән торып: видеоконференция режимында, ZOOM онлайн-платформасы ярдәмендә, һәр сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә үткәрелә.

8(843) 524-91-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.

Агымга кушылу өчен сылтама: https://zoom.us/j/8360051744

Шулай ук, сезгә уңайлы булсын өчен, сервиста эшләү буенча аңлатмалар белән сылтама да куябыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International