Татарстанның 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча эш төркемнәре эшли. Бу атнада Түбән Кама, Яңа Чишмә, Әлмәт, Әгерҗе, Югары Ослан, Бөгелмә һәм Мамадыш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады.
«Без җитди икътисадый кризис белән очраштык. Безнең предприятиеләр һәм, беренче чиратта, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен аның йогынтысы зур. Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кризисның тискәре нәтиҗәләрен икътисад өчен киметергә мөмкинлек бирүче барлык кирәкле чаралар күрелә. Бу – тикшерүләрне гамәлдән чыгару да, салым һәм кредит түләүләрен кичектереп тору да, еллына 0% белән хезмәт хакы түләүгә ссуда алу мөмкинлеге дә, дәүләт ярдәменең башка чаралары да», – дип мөрәҗәгать итте район башлыкларына ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Үз чиратында, муниципалитетларның башкарма комитетлары көн саен бәяләр тирбәлешенә һәм иң беренче чиратта кирәкле товарларга мониторинг үткәрә. Ике атна элек күзәтелгән ажиотаж беткән, товар запасы җитәрлек. Районнар вәкилләре хәлне тотрыклы дип бәяли. Югары Ослан районында беренче чиратта кирәк-ярак товарларына ихтыяҗ арткан, бу дача сезоны башлануга бәйле. Кайбер районнарда дөге, чөгендер, карабодай, суган, шикәр, кош ите, макарон әйберләре, күкәй кебек товарларга күпмедер дәрәҗәдә бәяләр арткан, – элеге мәгълүмат республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан оператив рәвештә монополиягә каршы хезмәткә җиткерелгән.
Медицина хезмәткәрләрен, хокук саклау органнары эшчеләрен, волонтерларны, шулай ук эшчәнлеге туктатылмаган шәһәр төзүче предприятиеләрдәге хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өчен Татарстанның барлык муниципаль районнарында үзмәшгульләр һәм шәхси тегү остаханәләре битлекләр тегү эшенә җәлеп ителгән. Түбән Кама шәһәрендәге «Полиматиз» компаниясе битлекләр тектерү өчен тукталма материал бүлеп биргән. Тәэминатчы биргән чималдан 100 мең битлек әзерләнәчәк, аларны волонтерлар, ветераннар, социаль миссия башкаручы һәм көн саен күпсанлы кешеләр белән бәйләнештә торучы хезмәткәрләр алачак.
Эшче төркем, мәшгульлек үзәге һәм предприятиеләр белән берлектә, көн саен хезмәт базарына оператив мониторинг үткәрә. Муниципалитетларда кече һәм урта бизнеска карата, эшкуарлык җәмәгатьчелегенә, беренче чиратта, кризис йогынтысыннан зыян күргән өлкәләрдә ярдәм итүнең мөмкин булган барлык чаралары турында хәбәр итү буенча даими эш алып барыла. Районнарда онлайн режимында бизнес белән даими очрашулар үткәрелә, алар барышында эшкуарлар үз сорауларын җиткереп, мәсьәләне хәл итү юлларын тәкъдим итә ала. Әлмәт районында узган шундый онлайн-очрашуларның берсендә 600дән артык эшкуар катнашкан.