Татарстанда ерак районнарда яшәүчеләрне беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү өчен күчмә сәүдә оештырылган

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында видео-трансляция тәртибендә чираттагы киңәшмә уздырды. Кичә Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Зеленодольск районнары башлыклары үзләренең ведомствоара эшче төркем хисапларын тапшырды. ТР икътисад министры глобаль кризис шартларында районнардагы система тәшкил итүче предприятиеләр эшенә һәм ерак районнарда яшәүчеләрне, татарстанлылар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү өчен, азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү зарурлыгына басым ясады.

Исегезгә төшерик, Татарстанның 43 муниципаль районында һәм ике шәһәр округында кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнәр эшли. Хакимияттәге барлык, вирус пандемиясе чорында һәм аның аркасында барлыкка килгән глобаль кризис шартларында төбәк икътисадын саклап калу өчен җавап бирә торган тармакларындагы вәкилләрнең өзлексез хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен көндәлек режимда киңәшмәләр уздырыла.

Кичә ТР икътисад министры районнарның башлыклары белән система хасил итүче һәм социаль әһәмиятле предприятиеләр эше турында сөйләште. Әйтик, Зеленодольск районында җитештерү һәм сервис компанияләре үз эшләрен дәвам иттергән. Шул ук вакытта әлеге предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең 15%ы, эш хакын саклап, читтән торып эшләү режимына күчерелгән.

Менделеевск районындагы система хасил итүче предприятиегә "Аммоний" АҖ карый. Компания шулай ук штат режимында эшли, барлык хезмәткәрләр штаты, ә болар 1273 кеше, барысы да эшкә чыга. Төзелгән килешүләрдәге барлык шартларны үтәп, сатып алучыларга тулы күләмендә продукция төяп озатыла. Җитештерү тармагын чимал белән тәэмин итү план тәртибендә гамәлгә ашырыла.

Яңа Чишмә районы икътисадының нигезен нефть табу тармагы хасил итә: территориядә алты нефть компаниясе эш алып бара, алардагы хезмәткәрләрнең бер өлеше читтән торып эшли башлаган. Персоналны эштән куу күздә тотылмый.

Муниципалитетларда шулай ук кече һәм урта эшкуарлык секторындагы динамика да җитди контрольдә тотыла, дәүләт тарафыннан мөмкин булган ярдәм чаралары турында бизнес вәкилләренә даими рәвештә мәгълүмат җиткерелеп тора. Кара-каршы элемтә системасы булдырылган: эшкуарлар кече һәм урта эшкуарлык секторында кризис аркасында барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләрне азайту өчен үзләренең тәкъдимнәрен җирле администрация каравына кертә ала. Республика түрәләре Татарстанда бизнеска ярдәм итү һәм аны саклап калу өчен гамәлдә булган, бүгенге көндә Россиянең глобаль тискәре икътисад тенденцияләреннән бертигез дәрәҗәдә зыян күргән башка субъектларында да кулланыла торган барлык чаралар комплексын да гамәлгә ашыра.

Менделеевск районында "кайнар линия" һәм мессенджерлар ярдәмендә эшкуарларга ярдәм күрсәтү хезмәте эшли, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирле аларга 200 артык мөрәҗәгать килгән. Бу мөрәҗәгатьләрнең яртысы эшне торгызу вакытына бәйле. Зеленодольск районында бизнеска ярдәм итү өчен кризиска каршы чараларны бергәләп эшләү максатында даими рәвештә эшкуарлар белән онлайн-очрашулар уздырылып тора.

Районнарда кулланучы бәяләренең арту динамикасына көндәлек мониторинг уздырыла, бәяләргә кагылышлы һәр үзгәреш муниципалитетларның башкарма комитетларында теркәлә, шуннан соң бу хакта монополиягә каршы хезмәткә җиткерелә. Районнардагы башкарма комитетлар шулай ук кибет киштәләрендә беренче чиратта кирәкле товарлар булу-булмавын да тикшереп тора. Сәүдә нокталары өзлексез эшли, продукция кытлыгы хисап тапшырган өч районның берсендә дә теркәлмәгән. Кибетләрдә сатып алучыларга кирәкле аралыкны саклау өчен тиешле тамгалар ясалган, коронавирус таралуны профилактикалау өчен биналарны санитар эшкәртү гамәлгә ашырыла.

Стационар кибетләре булмаган торак пунктларында күчмә сәүдә оештырылган. Яңа Чишмә районындагы өч җирлеккә атнасына ике мәртәбә кулланучылар кооперативы чыга, туклану продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар китерә. Әлеге чара халык тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү һәм Татарстан территориясендә коронавирус йогышы таралуын чикләү максатларында кертелгән.

Бүген Алабуга, Питрәч, Кукмара районнары вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International