Россия юристлары ассоциациясе Татарстанда эшкуарлар өчен кайнар линия ачкан

2020 елның 10 апреле, җомга

Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыять вакытында кече һәм урта бизнес вәкилләренә юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачкан.

Юридик консультация түләүсез күрсәтелә. Эшкуарларның сорауларына Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.  8-960-040-40-70 телефоны буенча кайнар линия эш көннәрендә, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Бизнес вәкилләренә беренчел хокукый консультация бирү Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International