«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 нче апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы онлайн-тәэминат оештыруга багышланачак. 2020 елның 6 нчы апреленнән 27 нче апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес узачак.
Исегезгә төшерәбез, курс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады һәм бизнесны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең спикеры – Галина Шәрәфетдинова. Галина Казан шәһәре рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры булып тора.
Онлайн-дәрес эшкуарларны кафе һәм рестораннарны тәэмин итүне оештыруга карата мәгълүмат белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бизнесменнар белән әзер ризыклар һәм азык-төлек продуктларын онлайн-китерү мәсьәләләре буенча фикер алышыначак, шулай ук нәтиҗәле курьер челтәрен формалаштыру механизмнары һәм аны алга этәрү принциплары турында сөйләячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк узган дәресләрне республиканың 600дән артык эшкуары тыңлаган. Дәресләр барышында кризиска каршы идарәне нульдән башлап җибәрү технологияләрен, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнарын һәм башка бик күп нәрсәләрне җентекләп өйрәнгәннәр.
Чара 15:00 сәгатьтә башлана
Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.