Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның мартында республикада куллану бәяләре индексы 2019 елның декабренә карата 101,1% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек товарларына – 101,7%, азык-төлек булмаган товарларга – 100,8%, хезмәтләр күрсәтүгә – 100,7%.
Татарстан инфляция темплары буенча Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 11 нче урында тора, ә округ буенча инфляциянең иң югары дәрәҗәсе Саратов өлкәсендә билгеләнгән (2019 елның декабренә карата 102,4% – 1 нче урын), инфляциянең түбән дәрәҗәсе Оренбург өлкәсендә теркәлгән (100,8% – 14 нче урын).