Стратегик инициативалар агентлыгы Илкүләм технологик инициативаның яңа моделен эшләтеп җибәрергә әзерләнә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

8 нче апрельдә «Язгы навигатор» онлайн-конвенты кысаларында НТИ 2.0 дигән зур форсайт башланып китте, ул Илкүләм технологик инициативаның яңа базарларын яңарту һәм эшләтеп җибәрү өчен махсус туклану, белем бирү, геймификация, климат экосистемалары белән идарә итү методикасы буенча, шулай ук төзелештә заманча алымнар куллану өчен дә платформа булып хезмәт итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, НТИ компетенцияләр үзәкләренең берсе Татарстан Республикасында Иннополис университеты базасында булдырылды. Үзәкнең эшчәнлеге робот техникасы һәм мехатроника технологияләрен һәм компонентларын үстерүгә юнәлдерелгән. Үзәктә сәнәгый робот техникасы, пилотсыз транспорт, очкыч чаралар, нейрофәннәр һәм ясалма интеллект өлкәсендә өйрәнү һәм эшләү белән шөгыльләнүче 6 лаборатория бар.

Үз чиратында, ТР Икътисад министрлыгы «Иннополис» махсус икътисадый зонасы үсешен тәэмин итү буенча бердәм төбәк координаторы булып тора. Бу статуста ведомство югары технологияле чишелешләр эшләү һәм аларның трансферы, югары конкурентлы активлар булдыру шартларын яхшырту өчен җавап бирә.

Форсайт нәтиҗәләре буенча оештыручылар НТИнең яңа базарлары буенча  әзер командалар, проектлар һәм стартаплар исемлеген, шәхси компанияләрне үстерү буенча расланган планнар, кадрлар әзерләү буенча мәгариф системасыннан норматив-хокукый үзгәртүләр һәм яңа закон чыгару инициативалары өчен формалаштырылган рәсми мөрәҗәгать көтә.

Бүгенге көндә пандемиягә (COVID-19) бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыятьтә НТИ 2.0 форсайты онлайн-форматта уза, бу Россиянең барлык төбәкләренә әлеге эшкә максималь рәвештә җәлеп ителергә мөмкинлек бирәчәк.

8 нче апрельдән 12 нче майга кадәр «Язгы навигатор» онлайн-конвентыннан яңа форсайтта катнашучылар сайлап алыначак, яңа форсайт НТИ булачак моделе конфигурациясен билгеләячәк тә инде. Катнашучылар яңа базарлар һәм гамәлдәгеләре өчен яңа юнәлешләр буенча үз идеяләрен тәкъдим итә алачак, әлеге идеяләр тирәсендә берләшәчәк һәм җәйге ай дәвамында әлеге базарларның «юл карталарын» әзерләячәк. НТИнең яңа базарларын үстерү концепцияләрен яклаганнан соң, июль ахырына планлаштырылган яңа өстенлекле проектлар сайлап алыначак. Яңа «юл карталары»н гамәлгә ашыру 2020 елның көзенә планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International