Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Инженерлык эзләнүләрен башкару, архитектура-төзелеш проектларын гамәлгә ашыру һәм биналар, корылмалар төзү өчен кирәкле срокны билгеләү турында» 2015 елның 27 февралендәге 137/пр номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.
Мөнәсәбәтләрдә катнашучы, мәнфәгатьле барлык затларга әлеге боерык проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышып чыгарга чакырабыз:http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm
Проектта мәнфәгатьле барлык катнашучылар өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 14 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.