ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

21 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис чорында кием-салым брендын онлайн сатуга ничек күчерергә» темасына вебинар узачак. Җиңел сәнәгать өлкәсендәге бизнесны интернет киңлекләренә күчерү темасы буенча онлайн-дәресне «Алга» милли кием брендын гамәлгә куючы Тимерхан Зыятдинов үткәрәчәк. Вебинар түләүсез «Аабрика PRO: Антикризис» курсы кысаларында узачак, аны эшкуарлар өчен ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар оештырды.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар, бу документта сез коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль һәм республика ярдәме чаралары исемлеге белән таныша аласыз.

Чаралар исемлеге даими яңартылып тора. Яңартылган версияләр Икътисад министрлыгы сайтында басылып барачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарына үзгәрешләр кертелгән, нәтиҗәдә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә аеруча зыян күрүчеләргә караган тармаклар исемлеге киңәйтелгән.​

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында көн саен уздырыла торган видео-элемтә режимында киңәшмә уздырды. Узган атнада Лениногорск, Чистай һәм Чүпрәле районнары башлыклары эшче төркемгә үз хисапларын тәкъдим иткән иде. Икътисад министры импортка булган бәйлелекне киметү һәм Татарстан территориясендә җирле чимал белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр катнаша торган продукция чыгаруны киңәйтүгә аерым игътибар бирде. Моннан тыш, эшче төркемдә катнашучылар Россия Президенты тарафыннан әйтелгән бизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында да фикер алышты.


17
апрель, 2020 ел
җомга

 

Моношәһәрләрне үстерү фонды коронавирус таралудан килгән зыянны минимальләштерү максатларында бизнеска ярдәм чаралары буенча монотерриторияләрнең тәкъдимнәрен туплый. Онлайн-форматтагы очрашулар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ фонды генераль директоры Ирина Макиева белән уздырылачак.

 

17 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен пандемия китереп чыгарган кризис вакытында чыгымнарны минимальләштерү буенча белем бирү вебинары узачак. ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар тарафыннан оештырылган «Фабрика PRO: Антикризис» бушлай курсы кысаларында «Чыгымнарны киметү ысуллары» темасына онлайн-дәресне бизнес-технолог Наталья Романова үткәрәчәк.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында көн саен уздырыла торган видео-трансляция тәртибендә киңәшмә уздырды. Кичә Питрәч, Кукмара һәм Алабуга районнары башлыклары эшче төркемгә үз хисапларын тәкъдим итте.

 

16 нчы апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен кризис чорында клиентлар базасын саклап калу ысуллары буенча берьюлы ике вебинар дәресе узачак. «Социаль изоляция чорында клиентлар белән хезмәттәшлек каналларын саклау» һәм «Кризис вакытында шәхси клиентлар белән мөнәсәбәтләрне ничек сакларга» дигән онлайн-дәресләрне «Фабрика PRO: Антикризис» түләүсез курслары кысаларында әйдәп баручы консалтинг агентлыгы башлыгы Илья Балахнин үткәрәчәк. Әлеге курсларны ТР Икътисад министрлыгы белән аның ведомство буйсынуындагы структуралар оештырды.

 

Коронавирстан саклану максатында Әлмәттәге «Имидж»  инновацияле яшьләр иҗаты үзәге биналардагы һаваны йогышсызландыру өчен озонаторлар җитештерә башлаган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән инновацияле яшьләр иҗаты үзәге Инновацияләргә ярдәм фондына грант алу өчен гариза әзерли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International