15 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис чорында үз бизнесыңны онлайнга ничек күчерергә» дигән онлайн-дәрес узачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге дәрес – республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан аның ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә эшләтеп җибәрелгән, «Фабрика PRO: Антикризис» түләүсез курсы кысаларында планлаштырылган 25 дәреснең бишенчесе.
Дәреснең спикеры – BOOXES продуктларын онлайн-китереп җиткерү сервисына нигез салучы Шәүкәт Кузяев. BOOXES проектының төп өстенлеге булып тизлек тора – Казан буйлап китереп бирү бер сәгать тәшкил итә. Заказны мессенджерга телдән хәбәр итеп яки текст җибәреп рәсмиләштерергә була.
Шәүкәт Кузяев компаниянең эш форматын ничек оператив рәвештә үзгәртергә һәм бизнесны онлайнга, шулай ук кризис вакытында тотрыклылыкны саклап калырга ярдәм итүче лайфхакларга күчерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Спикер эшкуарлар еш очраша торган проблемаларны хәл итү вариантларын билгеләячәк. Аерым алганда, бизнесны онлайнга күчергәндә кичектергесез чыгымнар турында һәм булдырмый калырга мөмкин булган чыгымнар, шул рәвешле экономияләү мөмкинлекләре турында сүз барачак.
Вебинар кризиска каршы идарә итү технологияләрен һәм онлайн-заказларны китерү системасын «нульдән» эшләтеп җибәрү технологияләрен, кризис вакытында нәтиҗәле эш алгоритмнарын өйрәнгән дәресләр циклының файдалы дәвамы булачак.
Вебинар 15 нче апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен, зинһар өчен, сылтама буенча теркәлегез.