Коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән тармаклар исемлеге киңәйтелгән

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарына үзгәрешләр кертелгән, нәтиҗәдә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә аеруча зыян күрүчеләргә караган тармаклар исемлеге киңәйтелгән.​

Исемлеккә «Азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату» бүлеге өстәлгән, аңа түбәндәге эшчәнлек төрләре кертелгән:

- автомобильләр, автотранспорт чаралары һәм мотоцикллар, детальләр, төеннәр һәм аларга караган кирәк-яраклар белән сәүдә итү;

- гомуми ассортименттагы товарлар белән сәүдә итү:

- мәгълүмат һәм коммуникация җайланмалары белән сәүдә итү;

- мәдәни-күңел ачу товарлары белән сәүдә итү;

- тукыма, кием-салым һәм аяк киеме белән сәүдә итү.

Моннан тыш, элек исемлектә булган «Мәдәният, ял һәм күңел ачу оештыру» бүлеге киңәйтелгән, аңа түбәндәге эшчәнлек төрләре кертелгән:

- музейлар;

- зоопарклар.

Яңа коронавирус инфекциясеннән иң зур зыян күргән дип табылган барлык тармаклар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International