Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды

2020 елның 17 апреле, җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.

Мөнәсәбәтләрдә катнашучы, мәнфәгатьле барлык затларга әлеге боерык проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышып чыгарга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Проектта бизнес өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык субъектларының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына  AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International