Татарстан районнарында бизнеска караган барлык муниципаль тикшерүләргә мораторий игълан ителде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында көн саен уздырыла торган видео-трансляция тәртибендә киңәшмә уздырды. Кичә Питрәч, Кукмара һәм Алабуга районнары башлыклары эшче төркемгә үз хисапларын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы икътисад министры районнарның система барлыкка китерүче предприятиеләре эшенә, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүгә һәм кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә игътибар юнәлтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның 43 муниципаль районында һәм ике шәһәр округында пандемия чорында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнәр эшли. Муниципалитетлар белән киңәшмәләр көн саен уза, бу алар территориясендә кризиска каршы чараларны оператив рәвештә гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Кичә ТР икътисад министры районнарның башлыклары белән система хасил итүче һәм социаль әһәмиятле предприятиеләр эше турында сөйләште. Алабуга районы территориясендә шундый 25 предприятие эшли. Узган атнада 10 эре компания җитәкчеләре белән очрашу оештырылган, анда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы торышы һәм яңа коронавирус йогышы таралу шартларында көтелгән хәвеф-хәтәрләр турында фикер алышканнар.

Питрәч районында районның барлык социаль әһәмияткә ия предприятиеләре штат режимында эшли, чөнки аларның эшчәнлек өлкәсе турыдан-туры тыюга туры килми. Районның система барлыкка китерүче предприятиеләрендә читтән торып яки тулы булмаган эш режимына күчерүләр, кыскартулар теркәлмәгән. Узган атнада түгәрәк өстәл үткәрелгән, анда компания вәкилләре үзләренең проблемаларын һәм теләкләрен җиткергән. Әйтик, «Ак Барс» кошчылык комплексы базарда фураж ашлыгы кытлыгына басым ясаган һәм төбәктә ашлык фонды оештыру тәкъдиме белән чыккан.

Муниципалитетлар кече һәм урта эшкуарлык секторындагы динамиканы катгый контрольдә тота. Питрәч районында бизнеска карата барлык муниципаль тикшерүләргә мораторий игълан ителгән. Муниципаль мөлкәттән файдаланган өчен эшкуарларның түләүләрен кичектерү мәсьәләсе карала. Шулай ук көн саен эшкуарларга гамәлдәге региональ һәм федераль ярдәм чаралары буенча да консультацияләр үткәрелә.

Кукмара районында бу максатлар өчен "кайнар линия" һәм мессенджерлар ярдәмендә эшкуарларга ярдәм итү хезмәте эшли, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән бирле шул рәвешле 400 артык мөрәҗәгать алынган, күбесе бизнес өчен ярдәм чаралары алуга бәйле. Районда эре арендага бирүчеләр белән аренда түләве бәясен киметү мәсьәләләре каралган. Эшсез торган чорда аренда түләүләрен исәпләмәскә карар кылган арендага бирүчеләр дә бар, аларның бер өлеше 50%лы ташлама бирергә ниятли.

Районнарда көн саен беренче чиратта кирәкле товарлар булу-булмавына мониторингы алып барыла. Әйтик, Питрәч районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче, әлеге категориядәге кайбер товарларның җитмәве күзәтелгән булган. Әмма хәзер барысы да тотрыклы. Сәүдә оешмаларындагы киштәләр тулы. Ерак авылларда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен көн саен күчмә сәүдә эшли. Кукмара районында да шундый ук хәл – район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан стационар кибетләр булмаган торак пунктларга күчмә сәүдә оештырылган, муниципалитетта андый авыллар саны – 23. Кичә хисап тоткан бер генә районда да азык-төлеккә артык зур ихтыяҗ теркәлмәгән. Сәүдә нокталарында коронавирус таралуга юл куймау өчен даими санитар эшкәртү башкарыла, сатып алучылар тиешле дистанцияне саклый.

Иртәгә Лениногорск, Чүпрәле һәм Чистай районнары вәкилләре хисап тотачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International