Карантин чорында Республика маркетинг үзәге Татарстан җитештерүчеләрен заказлар белән тәэмин итәчәк

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында көн саен уздырыла торган видео-элемтә режимында киңәшмә уздырды. Узган атнада Лениногорск, Чистай һәм Чүпрәле районнары башлыклары эшче төркемгә үз хисапларын тәкъдим иткән иде. Икътисад министры импортка булган бәйлелекне киметү һәм Татарстан территориясендә җирле чимал белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр катнаша торган продукция чыгаруны киңәйтүгә аерым игътибар бирде. Моннан тыш, эшче төркемдә катнашучылар Россия Президенты тарафыннан әйтелгән бизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында да фикер алышты.

Республика маркетинг үзәге, төбәк эчендә кирәкле барлык товарларны өзлексез җитештерүне һәм аларны сәүдә нокталарына җибәрүне тәэмин итү өчен, Татарстандагы чимал, материаллар җитештерүчеләренең һәм алар белән тәэмин итүчеләрнең үзара хезмәттәшлеген көчәйтә. Исегезгә төшерәбез, Үзәк ТР Икътисад министрлыгына караган Дәүләт заказы агентлыгы электрон мәйданчыгы базасында оештырылган иде.

«Эпидемиологик хәл аркасында килеп чыккан кризис чорында бу мәйданчык кысаларында тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр арасында партнерлыкны оештыру аеруча актуаль. Заказчылар лотларны урнаштыра һәм шул рәвешле карантин чаралары һәм сәүдә активлыгын киметү аркасында эшне туктатырга мәҗбүр булган компанияләрдәге куәтләрнең йөкләнешен тәэмин итә. Бу вакытта ихтыяҗны аеруча җентекләп анализларга һәм аны канәгатьләндерергә әзер булган подрядчыларны күзәтергә, шул ук вакытта Татарстан предприятиеләренә өстенлек биреп, ягъни беренче чиратта җирле җитештерүченең заказлары белән тәэмин итәргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте эшче төркем әгъзаларына кереш сүз белән Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Мәсәлән, Татарстандагы йөк ташучылар шундый хәлгә тарыган: йөк ташу логистикасы буенча төп заказларны РФнең башка субъектларыннан булган подрядчылар башкара икән. Нәтиҗәдә, безнең компанияләр зыянга эшли булып чыга. Һәм мондый мисаллар һәр тармакта да диярлек бар. Предприятиеләребезне йөкләү буенча резервларны максималь рәвештә кулланырга кирәк, бу эш белән тәэмин итүне һәм хезмәткәрләргә эш хакын түләү мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итәчәк».

Министр шулай ук РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә чәршәмбе көнне эшкуарлыкка ярдәм итүнең өстәмә чаралары хакында да әйтеп үтте. Мидхәт Шаһиәхмәтов, федераль дәрәҗәдә аларны кабул иткәннән соң, Татарстан районнарында яңа чараларны оператив рәвештә кертү кирәклеген ассызыклады.

Пандемия вакытында спекуляция фактларына юл куймас өчен, барлык муниципалитетларда да көн саен беренче чиратта кирәкле товарларга бәяләр күзәтелеп тора. Сезонлы характердагы бәяләр тирбәлеше район башкарма комитетлары тарафыннан теркәлә һәм Монополиягә каршы төбәк хезмәтенә җиткерелә. Халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән өзлексез тәэмин итү максатында, барлык районнарда, кирәкле санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, азык-төлек кибетләре эшләрен дәвам иттерә. Моннан тыш, стационар кибетләр булмаган торак пунктларга кулланучылар кооперативлары тарафыннан күчмә сәүдә гамәлгә ашырыла.

Районнарда шулай ук куркыныч зонасында булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарга волонтерлар тарафыннан, өлкән кешеләр белән бәйләнешкә кермичә генә, товарлар китерү оештырылган. Бу хәл өлкән яшьтәге кешеләрнең чир ияртү куркынычын киметә һәм, нәтиҗә буларак, Татарстанда коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймый.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча каралган чаралар, декларацияләр тапшыру, салымнар түләү вакытларын озайту турындагы мәгълүмат Татарстанның бизнес-җәмәгатьчелегенә вакытында җиткерелә.

Чистай районында үзмәшгульләр җитештерә торган продукциягә: азык-төлеккә һәм әзер ризыкларга, яшелчәләргә, яшеллек һәм гөмбәгә ихтыяҗ артуы теркәлгән. Үз чиратында, Лениногорск районының терлекчелектә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре өзлексез эшли. Игенчелектә эшләүче компанияләр чәчү эшләренә керешкән. Эш хакы һәм хезмәткә түләү буенча бурычлар теркәлмәгән.

Муниципалитетлар белән киңәшмәләр бу атнада дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International