Әлмәттә йогышсызландыру өчен экологик чаралар җитештерелә башлаган

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирстан саклану максатында Әлмәттәге «Имидж»  инновацияле яшьләр иҗаты үзәге биналардагы һаваны йогышсызландыру өчен озонаторлар җитештерә башлаган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән инновацияле яшьләр иҗаты үзәге Инновацияләргә ярдәм фондына грант алу өчен гариза әзерли. 

 

Сынау версиясе сыйфатында 20 озонатор җитештерелгән. «Продуктка ихтыяҗ зур, берничә озонаторны җирле халык сатып алды, бер өлеше транспорт компаниясе тарафыннан республикадан читкә җибәрелде», – дип сөйләде «Имидж» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Искәндәр Низамов. 

Күптән түгел озонатор Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка тәкъдим ителгән. Проект хупланган. Хәзер инновацияле яшьләр иҗаты үзәге, алга таба аларны муниципаль учреждениеләренә тапшыру өчен, озонаторлар җитештерү өчен тиешле документларны рәсмиләштерә. Озонаторлар хастаханә биналарын, җәмәгать туклану урыннарын, сәүдә үзәкләрен, балалар бакчаларын, ашыгыч ярдәм автомобильләрен, шулай ук күпфатирлы йортларда лифтларны йогышсызлаганда файдаланылыр дип көтелә. 

«Имидж» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Искәндәр Низамов сөйләвенчә, озон – табигый йогышсызлагыч, шуңа күрә бу иң экономияле, иң нәтиҗәле һәм экологик продукт. Ул хлордан һәм спирттан күпкә көчлерәк, әмма тотрыксызлыгы аркасында тиз таркала, бактерияләрнең күзәнәк мембраннары һәм вируслар рецепторларын окисьлаштырып янә кислородка әверелә. Аның фикеренчә, бу биналарны йогышсызландыру һәм дезинсекцияләүнең иң ышанычлы һәм тиз ысулы.

 

«Имидж» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында үсә.

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә 19 үзәк һәм 3 балалар технопаркы бар. Алар булачак инженер-техник кадрлар өчен база формалаштыра, аны төзү Стратегия 2030 нигезендә билгеләнгән, инженер кадрларын әзерләү белән берлектә үзәктә тәрбияләнүчеләрдә эшкуарлык күнекмәләрен дә үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International