Татарстан эшкуарларына үз-үзеңне изоляцияләү чорында клиентларны һәм табышны ничек итеп саклап калырга кирәклеге турында сөйләячәкләр

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 нчы апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен кризис чорында клиентлар базасын саклап калу ысуллары буенча берьюлы ике вебинар дәресе узачак. «Социаль изоляция чорында клиентлар белән хезмәттәшлек каналларын саклау» һәм «Кризис вакытында шәхси клиентлар белән мөнәсәбәтләрне ничек сакларга» дигән онлайн-дәресләрне «Фабрика PRO: Антикризис» түләүсез курслары кысаларында әйдәп баручы консалтинг агентлыгы башлыгы Илья Балахнин үткәрәчәк. Әлеге курсларны ТР Икътисад министрлыгы белән аның ведомство буйсынуындагы структуралар оештырды.

ТР Икътисад министрлыгын тарафыннан эшкуарлар өчен оештырылган белем бирү курсы 25 дәрестән гыйбарәт, биш вебинар уңышлы гына узды инде. Алтынчы дәрес 16 нчы апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак һәм зарури үзизоляция чорында һәм күп кенә компанияләр карантинга ябылган мәлдә клиентлар белән хезмәттәшлек итү каналларын ничек саклап калырга кирәклеге турында гамәли тәкъдимнәрне үз эченә алачак. Вебинарны алып баручы – Paper Planes консалтинг агентлыгының генераль директоры һәм идарәче партнеры Илья Балахнин – Россия маркетингында иң кирәкле профессионалларның берсе. Аның портфолиосында – бизнес үсеше өчен маркетинг, digital һәм HR-стратегияләрне эшләү һәм куллану белән бәйле 400дән артык проект.

Вебинар клиентлар белән коммуникацияләр каналларын өйрәнүгә, тармакланган каналлар моделен бердәм системага кертүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, социаль изоляция чорында сатып алучылар һәм заказчылар белән хезмәттәшлек итү каналларын саклауга киткән чыгымнар һәм аларны азайту вариантлары турында сүз барачак.

18:00 сәгатьтә «Кризис вакытында шәхси клиентлар белән мөнәсәбәтләрне ничек сакларга» дигән җиденче дәресне Human Detector клиентларын типлаштыру методикасы авторы, BIZTUS халыкара эшкуарлар клубы советы әгъзасы, «Первый канал», НТВ, «Россия - 1» федераль телеканаллары эксперты Алексей Филиппов үткәрәчәк.

Персонал белән хезмәттәшлек итү, кризис вакытында югары дәрәҗәләрне сатуларны саклап калуга этәргеч, максатчан аудиторияне анализлау принциплары (кризис чорында җиде төр клиентлар һәм аларның фикерләү үзенчәлекләре), һәр төркем белән оптималь коммуникация линияләрен төзү, шулай ук төрле клиентларда таргетинг белән махсус «кризиска каршы» тәкъдимнәр формалаштыру нечкәлекләре каралачак.

Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International