Моношәһәрләрне коронавирус нәтиҗәләре белән көрәшү өчен берләштерәчәкләр

2020 елның 17 апреле, җомга

Моношәһәрләрне үстерү фонды коронавирус таралудан килгән зыянны минимальләштерү максатларында бизнеска ярдәм чаралары буенча монотерриторияләрнең тәкъдимнәрен туплый. Онлайн-форматтагы очрашулар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ фонды генераль директоры Ирина Макиева белән уздырылачак.

20 нче апрельдә Татарстан Республикасының җиде моношәһәре белән онлайн-очрашу булачак. Бу очрашу моношәһәрләрдәге бизнес өчен актуаль, аларда икътисадый вәзгыять эпидемиологик хәл аркасында тискәре йогынтыга дучар.

Исегезгә төшерәбез, моношәһәрләр икътисадын үстерү буенча яңа мөмкинлекләр моношәһәрләр фондына ярдәм итү программалары ярдәмендә барлыкка килде, Татарстан территориясендә әлеге эшчәнлекне республиканың Икътисад министрлыгы алып бара. Шулай итеп, Фонд ярдәме белән Яр Чаллы һәм Түбән Камада төп автомобиль юлларын реконструкцияләү һәм «Үсеш», «Haier», «Түбән Кама» һәм «Зеленодольск» сәнәгать паркларының инженерлык һәм юл инфраструктурасын оештыру буенча берничә эре проект гамәлгә ашырылды. Агымдагы елда Алабугада күпләп сату-бүлү үзәге өчен инженер челтәрләре төзеләчәк. Әлеге проектларның гомуми суммасы 3,5 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән Фонд бюджетыннан – 2,5 млрд.сум.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектларны гамәлгә ашыру 5 мең яңа эш урыны булдырырга һәм 23,5 млрд.сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде инде. Моннан тыш, республика предприятиеләре заем акчаларын җәлеп итү буенча Фонд программаларында актив катнаша.

Катлаулы социаль-икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Фонд ярдәмендә инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа эш урыннары булдыруга һәм, ахыр чиктә, моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүгә юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International