Татарстан эшкуарларына кризис вакытында чыгымнарны ничек киметергә кирәклеге турында сөйләячәкләр

2020 елның 17 апреле, җомга

17 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен пандемия китереп чыгарган кризис вакытында чыгымнарны минимальләштерү буенча белем бирү вебинары узачак. ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар тарафыннан оештырылган «Фабрика PRO: Антикризис» бушлай курсы кысаларында «Чыгымнарны киметү ысуллары» темасына онлайн-дәресне бизнес-технолог Наталья Романова үткәрәчәк.

ТР Икътисад министрлыгыннан бизнес өчен белем бирү курсы 25 дәрестән тора, җиде вебинар уңышлы узды инде. Сигезенчесе 17 нче апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак һәм чыгымнар структурасын өйрәнү, компаниядә аларның төп чыганакларын билгеләү һәм чыгымнарны минимальләштерү өчен универсаль алгоритм эшләүне үз эченә алачак. Дәреснең спикеры – бизнес-технолог һәм эшкуар, «Бизнеста турбо режимы» проекты директоры Наталья Романова. 

Тискәре тенденцияләр йогынтысында кискенләшкән дөньякүләм финанс кризисы нәтиҗәсендә предприятиеләрдә финанс-икътисадый хәл начараюга бәйле рәвештә, күп кенә компанияләр үз чыгымнарын паникалы рәвештә киметә башлый. Вебинар чыгымнарны оптимальләштерүне өйрәнү һәм шул ук вакытта компаниянең озак сроклы перспективада эш нәтиҗәлелеген саклап калуга юнәлдерелгән.

Видео-дәресне әлеге сылтама буенча карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International