Татарстан эшкуарларына шәхси кием брендын сатуны ничек итеп онлайнга күчерергә кирәклеге хакында сөйләячәкләр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

21 нче апрельдә Татарстан эшкуарлары өчен «Кризис чорында кием-салым брендын онлайн сатуга ничек күчерергә» темасына вебинар узачак. Җиңел сәнәгать өлкәсендәге бизнесны интернет киңлекләренә күчерү темасы буенча онлайн-дәресне «Алга» милли кием брендын гамәлгә куючы Тимерхан Зыятдинов үткәрәчәк. Вебинар түләүсез «Аабрика PRO: Антикризис» курсы кысаларында узачак, аны эшкуарлар өчен ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар оештырды.

Вебинарда кием-салымның шәхси брендын сатуларны онлайн сегментына күчерү технологияләре каралачак. Дәреснең спикеры буларак «Алга» милли кием брендын гамәлгә куючы Тимерхан Зыятдинов чыгыш ясаячак. Тимерхан куәтләрне югалтмыйча гына, өйдә кием җитештерүне ничек оештырырга, шул ук вакытта барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын һәм әлеге процесска китерә торган чыгымнарны минимальләштерү турында да сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада дүрт вебинар узды, аларда республиканың 4 500 дән артык эшкуары катнашты. Дәресләр барышында кризиска каршы идарәне, онлайн китереп бирү системасын нульдән башлап җибәрү технологияләрен, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнарын һәм башка бик күп нәрсәләрне җентекләп өйрәнгәннәр.

Чара 15:00 сәгатьтә башлана

Видео-дәресне әлеге сылтама буенча карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International