Татарстан экспортерларын Epinduo Кытай сәүдә мәйданчыгында сатарга өйрәтәчәкләр

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Экспортка ярдәм үзәге» Татарстан эшкуарлары өчен 2020 елның 18 августында онлайн-чаралар сериясе кысаларында Epinduo Кытай сәүдә мәйданчыгында сатулар буенча вебинар үткәрәчәк.

Кытайдагы электрон сәүдә базарының күләме барлык илдә беренче булып тора һәм үсешен дәвам итә. Кытайда иң популяр электрон сәүдә мәйданчыкларының берсе булып Epinduo тора. Бу Кытай территориясендә Россия азык-төлек продуктларын сату буенча иң зур платформа, анда ваклап сату кибетләре (Tmall、JD、1688、WeChat、Россия милли кибете, Кытайның сәүдә офлайн челтәрләре) челтәре һәм электрон сәүдә мәйданчыгы бар. Кытай теленнән тәрҗемә иткәндә «Epinduo» «күп кенә Россия товарлары» дигәнне аңлата.

Үз чиратында, Кытай маркетплейсларыннан файдалануда кайбер кыенлыклар бар. Кытайның онлайн-базарыннан мөстәкыйль рәвештә файдалану өчен Кытайда ике елдан артык эшләүче юридик зат булу; гарантия рәвешендә Кытай банкында 1 млн. сумга якын акча; склад биналарына ия булу кирәк. Кытай маркетплейсларында эшләү өчен тәҗрибәсе һәм кирәкле ресурслары булган ышанычлы партнер ярдәмендә әлеге каршылыкларны җиңәргә мөмкин.

Вебинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

• онлайн-сәүдә буенча Кытай базарына чыгу мөмкинлекләре һәм кирәкле адымнар;

* Кытайның онлайн-мәйданчыкларында эшләү үзенчәлекләре;

* Кытайда онлайн-каналлар буенча продукцияне һәм хезмәтләрне алга этәрү мөмкинлекләре.

Вебинар 18 августта, 10:00 сәгатьтә башлана.

Теркәлү өчен tatexport@yandex.ru  почтасына яисә +7(967) 0-116-116 (WhatsApp) номерына түбәндәге мәгълүматларны җибәрергә кирәк:

- компаниянең исеме;

- элемтә өчен җаваплы затның ФИА һәм вазыйфасы;

- вебинарда катнашу өчен сылтама җибәрү өчен элемтә телефоны һәм почта.

Трансляциягә сылтама: https://us02web.zoom.us/j/88113885266?pwd=OW1pK2V4aWRjQXNsNlBGL1R5MnFmQT09

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International