Инновацияләргә ярдәм фонды «Коммерцияләштерү-экспорт» конкурсы буенча сайлап алу башлануы турында игълан итә

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Коммерцияләштерү - экспорт» конкурсы буенча сайлап алу башлануы турында игълан итә.

Конкурс инновацияле продукция җитештерүче һәм аны чит ил базарларына чыгаруны планлаштыручы фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен (НИОКР) төгәлләгән предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фонд тарафыннан бирелә торган грант күләме, проектны бюджеттан тыш акча хисабына грант суммасының кимендә 100% күләмендә финанслау шарты белән, иң күбе 20 млн.сум тәшкил итә. Проектны үтәү срогы – грант килешүе төзелгәннән соң 12 ай.

«Коммерцияләштерү - экспорт» конкурсына гаризалар тапшыру 2020 елның 28 сентябренә, 10:00 сәгатькә кадәр Интернет челтәрендә http://online.fasie.ru адресы буенча барлык формаларны тутыру һәм документларның электрон формаларын теркәп гамәлгә ашырыла.

Конкурста катнашу шартлары һәм конкурс аша сайлап алыну турындагы нигезләмә белән тулырак итеп Фонд сайтында танышырга мөмкин:  http://fasie.ru/press/fund/komm-export/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International