«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр башланды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча гавами консультацияләр башланды.

Мәнфәгатьле һәркемне әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышып чыгарга чакырабыз: https://mert.tatarstan.ru/proekt-zakona-respubliki-tatarstan-o-vnesenii-4786869.htm

Проектта бизнес өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык субъектларының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына  AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International