«Россиянең яшь эшкуары 2020» конкурсы «Эшкуарлыкны популярлаштыру» илкүләм проекты кысаларында уза. Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Татарстан эшкуарлары чакырыла. Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россиянең яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.
Катнашучыларны сайлап алу 8 номинация буенча узачак: «Интернет эшкуарлык»,«Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсе».
Төбәк этап финалы 2020 елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнес үсеше өчен 15, 25 һәм 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. «Россиянең яшь эшкуары 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак. Бүләкләү тантанасына Башкортстан Республикасына бөтен илдән бизнес вәкилләре җыелачак.
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы инде берничә ел бөтен ил буенча ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үткәрелә. 2019 елда чараның финалы һәм иң яхшы катнашучыларны бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә узды. Татарстан башкаласына бөтен илдән 400гә якын эшкуар килде. Әйтергә кирәк, узган ел республика халкы берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады.
Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында теркәлергә кирәк. Шулай ук анкета тутырырга һәм аны molpred2020rt@mail.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 28 августына кадәр кабул ителә.