Татарстан Республикасы Алабуга моношәһәрендә X5 Retail Group өчен күпләп-бүлү үзәген ачу август ахырында булачак. Яңа предприятие шәһәргә 270 эш урыны бирәчәк һәм транспорт-логистика сервисын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Алабугада X5 Retail Group өчен республикада икенче күпләп-бүлү үзәге төзелеше тәмамланган. Аның мәйданы 17 мең квадрат метрдан артык. Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән күпләп-бүлү үзәгенә кирәкле барлык коммуникацияләр ясалган, юл төзелгән.
Моношәһәрләрне үстерү фонды ягыннан логистика үзәге өчен инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелешенә 148 млн. сум тирәсе акча каралган. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 42 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акча хисабына газ, су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, су бүлү челтәрләре, котельныйлар төзелгән, шулай ук автомобиль юлы төзекләндерелгән.
Яңа күпләп-бүлү үзәген ачу моношәһәрдә якынча 270 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн. сум тәшкил иткән. Моннан тыш, объектның географик яктан уңайлы җирдә урнашуы азык-төлек компаниясенә бөтен Идел буе федераль округы буенча ваклап сату челтәрләренә китертүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Алабугада транспорт-логистика сервисын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Республиканың җиде моношәһәренең икътисадый үсешенә Татарстан Икътисад министрлыгы белән Моношәһәрләрне үстерү фондының инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә киткән чыгымнарны финанслауда катнашуы турындагы уртак килешүләре ярдәм итә. Министрлык белән Фонд эшчәнлеге Татарстан территорияләренең инвестиция климатын яхшыртуга һәм, нәтиҗә буларак, мондый шәһәрләрдә кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, тагын бер X5 күпләп-бүлү үзәге Зеленодольсктагы сәнәгать мәйданчыгында урнашкан. 2016-2018 елларда МОНОГОРОДА.РФ фонды тарафыннан шулай ук 931 млн. сумлык инфраструктура төзелеше финансланган.