Татарстан экспортерларын Alibaba һәм Europages кебек эре сәүдә электрон мәйданчыкларында сатарга өйрәтәчәкләр

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган, Эшкуарлыкка ярдәм фонды базасында оештырылган «Экспортка ярдәм үзәге» халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында товарлар урнаштыру өлешендә Татарстан эшкуарлары өчен вебинарлар сериясен башлап җибәрә. Иртәгә, 2020 елның 11 августында, ике вебинар булачак.

11:00 сәгатьтә «Alibaba.com мәйданчыгында эшләү үзенчәлекләре» темасына онлайн-чара башланачак.

Alibaba.com дөньяда интернет-коммерция өлкәсендә эшләүче иң эре B2B сәүдә платформаларының берсе булып тора. Мәйданчык B2B схемасы буенча да, бөтен дөнья буенча ваклап сату белән дә шөгыльләнә. Alipay дигән шәхси электрон түләү системасына ия.

Теркәлү өчен сылтама буенча күчәргә кирәк.

Теркәлгәннән соң сез конференциягә керү турындагы мәгълүматны үз эченә алган электрон хат алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International