ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кукмара муниципаль районы предприятиеләрендә булды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кукмара муниципаль  районында эш визиты белән булды. Урынга чыгу кысаларында муниципаль берәмлекнең хезмәт коллективлары белән берничә очрашу үткәрелде.

Район башлыгы Сергей Дмитриев белән берлектә министр муниципалитетның әйдәп баручы предприятиеләренең берсе –  «Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ булды. Районның барлык төяп җибәрелгән продукциясеннән 55%ы завод өлешенә туры килә. Бүгенге көндә заводта 1000 артык хезмәткәр эшли, алар тарафыннан РФ, БДБ, якын һәм ерак чит илләрдә сату өчен 700 алюминий әйберләре җитештерелә.

Икътисад министры заводның генераль директоры Азат Заһидуллин белән предприятиенең кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгуы турында фикер алышты, шулай ук коллектив белән очрашты, җитештерү мәйданнарын карады, предприятиенең технологияләр белән җиһазлану дәрәҗәсен югары дип бәяләде. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, җитештерү күләменә килгәндә, предприятие продукциясен җитештерү күләме 4,5%ка арткан һәм 1,6 млрд. сум тәшкил иткән.

Шуннан соң Мидхәт Шаһиәхмәтов районда икмәк-күмәч әйберләре пешерү буенча алдынгыларының берсе, шәхси эшкуар Рамазан Юнысов белән очрашты. Предприятие эшләгән күп еллык хезмәт тарихында эшкуар җитештерүне киңәйтү өчен кирәкле, яңа җиһазлар, транспорт сатып алу һәм бизнесны үстерү өчен кирәкле дәүләт ярдәмн берничә мәртәбә алган. Бүген эшкуарга ремонт эшләрен тәмамлау һәм җиһазлар сатып алу өчен финанс ярдәме таләп ителә. Бу, шулай ук җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр министр контроленә алынды.

Шулай ук икътисад министры табигый таш белән эшләү буенча эре җитештерү-логистика үзәге – «Мастер һәм Камень Индустрия» ҖЧҖ компаниясендә дә булды. Әлеге производство Кукмара шәһәрендә ике ел элек эшли башлаган, моңа республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы инвестиция мохите, формалаштырылган инженер инфраструктурасы һәм уңайлы логистика ярдәм иткән. Министр таш эшкәртү һәм төрле катлаулы токарь һәм сәнгать эшләнмәләрен ясау өчен заманча төгәл җиһазлар белән җиһазландырылган производство комплексын югары бәяләде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кукмара тегү фабрикасы» хезмәт коллективы белән очрашты. Фабрика пандемия чорында саклагыч битлекләр тегеп, җитештерүне яңадан үзгәртеп кора алган. Ел башыннан предприятиедә 300 меңнән артык битлек әзерләнгән, район халкына һәм оешмаларына 40 меңнән артык битлек сатылган. Татнефть компаниясе өчен һәм күрше муниципаль берәмлекләргә битлек тегүгә заказлар үтәлгән. Шул ук вакытта җитештерелә торган продукция күләме буенча уңай динамиканы узган елның шушы чорына карата 27,2% булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге көндә предприятие гражданнар киеме сату белән кыенлыклар кичерә.

«Кукмара киез итек-киез комбинаты» да шундый ук проблема белән очрашкан, министр андагы коллектив хезмәткәрләре белән дә очрашты. Предприятиедә иң югары сыйфатлы киез җитештерелә, Россиядә аналоглары юк диярлек. Агымдагы елның 7 аенда җитештерелгән продукция күләме 115,4 млн. сум тәшкил иткән, әмма аномаль җылы кыш комбинат эшчәнлегендә чагылыш тапмый калмаган, анда киез продукциясенә ихтыяҗ кимүен билгеләп үттеләр.

Үз чиратында, Икътисад министрлыгы, иң эре e-commerce мәйданчыклары белән берлектә, республика эшкуарлары өчен интернет-киңлектә продукция урнаштыру һәм сату буенча укулар оештыра. Республика маркетинг үзәге продукцияне сату өчен яңа базарлар һәм каналлар эзләүдә ихтыяҗны стимуллаштыру өчен тагын бер инструмент булып тора. Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт заказы агентлыгы (Үзәк аның базасында эшли) тарафыннан шулай ук атна саен РМҮ эше буенча вебинарлар үткәрелә. Продукцияне сәүдә мәйданчыкларына кертү Татарстан җитештерүчеләренең товарларын төбәк, Россия һәм халыкара базарларга этәрүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Эш сәфәре барышында шулай ук «Кукмара» сәнәгать паркы да каралды. Татарстан Республикасының иң динамик үсеш алган муниципаль берәмлекләренең берсе буларак, Кукмарада икътисадның реаль секторындагы сәнәгать предприятиеләре эше өчен уңайлы мохит булдырылган. Сәнәгать паркы яңа производстволар урнаштыру өчен махсус оештырылган территория булып тора, ул энергия чыганаклары, инфраструктура, кирәкле административ-хокукый шартлар белән тәэмин ителгән. Паркның гомуми мәйданы 36 гектар. Резидентлар тарафыннан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 268,25 млн. сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы территориясендә 5 резидент урнашкан, шулай ук тагын 4 резидентны урнаштыру турында сөйләшүләр алып барыла.  

Иртәгә икътисад министры эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районында булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International