Профилактикалау һәм йогышсызландыру чаралары үткәрүгә бәйле эшкуарларның чыгымнарын субсидияләү программасы республика эшкуарлары арасында зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елның 13 августына бизнес вәкилләреннән субсидия алу өчен 10 092 гариза килгән, бу сан әлеге чарага дәгъва итү ихтималы булганнарның 90%ын тәшкил итә, алар инде 146,4 млн.сум акча алган.
Турыдан-туры субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2020 елның 15 июлендә гамәлгә кертелде, программаны тәмамлау срогы 17 августка планлаштырылган. Агымдагы атнада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы эшкуарларның профилактика һәм йогышсызландыру чараларына бәйле чыгымнарын субсидияләү программасын 15 сентябрьгә кадәр озайту инициативасы белән чыкты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профилактика һәм йогышсызландыруга бәйле эшкуарларның чыгымнарын субсидияләү программасы Татарстан эшкуарлары арасында зур ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Әйтик, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әтнә, Саба һәм Балтач районнарында турыдан-туры бушлай субсидия алырга дәгъва белдерүче эшкуарларның 100%ы да гариза биргән инде.
Исегезгә төшерик, субсидияләр эшчәнлеге персонал белән оешмага килүчеләр (клиентлар) арасында тыгыз һәм озак бәйләнешләрне күздә тоткан оешмаларга һәм, димәк, профилактика чараларын тәэмин итүгә зур чыгымнар тотыла торган оешмаларга биреләчәк. Татарстанда мондый оешмалар һәм шәхси эшкуарлар саны 11,5 мең.