ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Теләче районына эш сәфәре кысаларында район эшкуарлары өчен инфраструктура мөмкинлекләре белән танышты һәм муниципалитетның хезмәт коллективлары белән очрашты.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Перезагрузка» программасы буенча беренче микрозайм бирде. Ташламалы ставка буенча микрозаймнар бирү, 24 августтан башлап, ТР Икътисад министрлыгы эшләгән һәм республика Президенты тарафыннан расланган КУЭ субъектлары өчен республика икътисадын торгызуга юнәлдерелгән ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады.


28
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы атнада республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга багышланган районнар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркемнең берничә киңәшмәсе узды.

Бүген Илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һзм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең ТР муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән уртак утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта министр урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Спас муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин белән берлектә министр районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты һәм туристлык кластеры объектларында, шул исәптән шәхси кунакханә комплексларында да, булды.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Алабугада премьер-министр Алексей Песошин катнашында X5 Retail Group компаниясенең заманча товар тарату үзәге ачылды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 980 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. «Пятерочка» сәүдә челтәренең яңа логистика комплексының мәйданы 18 мең кв.метр тәшкил итә. Товар бүлү үзәге төзелешенең подрядчысы – шундый ук проектны Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәрендә гамәлгә ашырган «Ромекс-Кубань» девелопер төркеме.

24 августтан башлап Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде. 


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры – Wildberries компаниясе – «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә товар тарату үзәгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Склад комплексы Мәскәү төбәгеннән читтә урнашкан Wildberries региональ логистика үзәгенә әверелде.

2020 елның 30 августыннан башлап 10 сентябренә кадәр онлайн-форматта «100% Татарстан» чарасы узачак. Бу – үз эшенең йөзләгән спикерларын һәм профессионалларын берләштерүче интеллектуаль эшлекле киңлек. Чара кысаларында панель дискуссияләр, фикер лидерларының турыдан-туры эфирлары, интервьюлар һәм мастер-класслар, икътисадта стратегик инициативалар анонслары узачак. 6 сентябрьдә әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру өлкәсендәге эше тәкъдим ителәчәк.


21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе 24 августтан азык-төлек һәм әзер ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% дәрәҗәсендә субсидияләү программасы буенча бизнестан гаризалар кабул итүне төгәлли. Программа эшли башлаганнан бирле ведомство тарафыннан җәмәгать туклануы һәм азык-төлек һәм эчемлекләр сату өлкәсендә эшләүче республика эшкуарларыннан 28 млн. сумлык гаризалар канәгатьләндерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International